Свадебные поздравления на татарском языке

На нашем сайте вы сможете найти поздравления не только на русском языке, но и на некоторых других языках — башкирском, иврите…
Если для вас будет трудно выразить свои чувства, мы предложим вам множество интересных вариантов, которые вы отобразите …

 

На нашем сайте вы найдете поздравления не только на русском языке, но и на некоторых других языках — башкирском, иврите, английском. Также мы предлагаем вам оригинальные поздравления на татарском языке. Это и поздравления для молодоженов с днем свадьбы, и для любимых родственников и друзей с торжественным праздником юбилея свадьбы.
Если вам трудно выразить в словах собственные чувства, мы предложим вам множество вариантов, которые продемонстрируют все тепло, которое не каждый сможет отобразить в собственной речи.

 

 

Кай арада үсеп җиттегез соң?
Сезме соң бу? Ышанмый күңел…
Туй көнегез, улым, котлы булсын,
Өйләнү ул – уен эш түгел.

Поздравления от родителей

 

 

Сиңа атап әйтәм бу сүземне,
Әти кеше – терәк багана.
Саклаучы да, яклаучы да була
Баласына, сөйгән ярына.
Шуңа, улым син беренче көннән
Хуҗа итеп той да үзеңне,
Әтиеңнән үрнәк алып расла
Гаиләдә һәрбер сүзеңне.
Балаларың булсын сау-сәламәт,
Мал-мөлкәтең булсын, алтының.
Бу бит – минем ирем диеп, балкып,
Горурланып торсын хатының.
Шулай итеп матур яшәсәгез,
Без дә бик сөенеп яшәрбез.
Хатыныңа килен дип түгел,
Кызым диеп сөеп дәшәрбез.
Бүген сезнең бик тә истәлекле
Һәм бәхетле кызыл туегыз.
Көмеш, алтын, якут туйларгача,
Бергә булса иде уегыз.

Поздравления от родителей

 

 

Газиз балам, һич ышанмый күңелем,
Әле генә нәни кыз идең…
Кай арада үсеп буйга җиттең,
Күбәләктәй ак күлмәк кидең.

Бүген, кызым, туең! Насыйп парын
Сайлап алды синең йөрәгең.
Ак кар кебек туй күлмәген кию –
Һәрбер кызның ихлас теләге.
Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең
Нинди җаваплылык йөкләвен.
Туй күлмәге һәм кулдагы балдак
Ялгыз гомереңне чикләвен.
Бүгеннән син, кызым, ир хатыны,
Бу вазыйфа булсын гомергә.
Насыйп булсын сезнең көмеш туйга
Шатланышып кына килергә.
Мин ышанам, әлегәчә
Кызартмадың минем йөземне.
Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм
Чын йөрәктән әйткән сүземне.
Туй көнендә сезгә теләк телим,
Гомерегез аклыкка тулсын.
Туй көнегез җәйдә булган кебек,
Күңелегездә җылы җәй булсын.

Очраштырган сезне язмыш,
Гашыйк парлар булгансыз.
Чәчне чәчкә бәйләшергә
Вәгъдәләр коргансыз.

 

Тормышка аяк басасыз,
Пар килгәнсез икегез.
Сөешеп кенә яшәгез,
Тигез гомер итегез!

 

Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнең йөрәк.
Түрә булсын түрегездә –
Мәхәббәт бер-берегезгә.

 

Поздравления от родителей

 

 

Юллар кебек озын гомер сезгә,
Кайгы җиле бердә тимәсен.
Заман кораллары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.

 

Йөзләрдә елмаю янсын,
Табынга җыр куй, әйдә.
Бөтен яктан теләк яусын,
Килен белән кияүгә.

 

Бик тә җиңел йөрешегез,
Бик пар килгән буегыз.
Гөрләп үтсен тормышыгыз,
Гөрләгәндәй туегыз.

 

Сезнең өстәлдә һәрвакыт
Сый-хөрмәт тулып торсын.
Сыйлагыз дусны яратып,
Дуслар гел килеп торсын.

 

Тасма телләр белән сезгә
Дошманнар сыенмасын.
Якты нур сүнмәсен йөздә,
Мәхәббәт суынмасын.

Поздравления от родителей

 

 

Пар балдаклар балкышыннан
Күзләребез чагыла,
Сез бүген – иң гүзәл пар
Чәчәкләр кочагында!
Еллар узсын бәхеттә,
Тазалыкта-саулыкта,
Шатлыкта, мәхәббәттә,
Иминлектә, муллыкта!

Поздравления от родителей

Җәй көнендә сезнең туйларыгыз
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Туйларыгызны бергә үткәреп
Сезгә атап җырлар җырлыйбыз.
Ак бәхетләр сезгә юлдаш булсын
Күтәренке булсын күңелегез.
Саулык, шатлык, куанычлар белән,
Үтсен иде бөтен гомерегез.

Поздравления от родителей

Тәбрик итәм кавышу көнегез белән,
Бер-берегезгә якын булыгыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа тормыш корыгыз.
Алда сезне бәхет каршыласын.
Гомер юлын тигез үтегез.
Бер-берегезнең кадерен белеп кенә
Тигез матур тормыш итегез.

Поздравления от родителей

Яшьлек җәе бәхет бирде сезгә
Пар теләккә килде ике йөрәк.
Чын күңелдән сезне котлыйбыз
Тантаналы көнегез белән!

Поздравления от родителей

Котлыйбыз Сезне чын күңелебездән иң бәхетле көнегез белән. Сезгә алдагы көнегездә ак бәхет, нык сәламәтлек, тигез, тыныч тормыш, саф мәхәббәт телибез.
Олы юлга Сез чыгасыз бүген,
Бергә кушып ике йөрәкне.
Юл алдыннан әйтик Сезгә
Чын күңелдән изге теләкне.
Без телибез Сезгә
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирәк булыгыз!